news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән пилотлары районара ярышта катнашты

Район пилотларын катнашучылар буларак бүләкләделәр.

Чирмешән пилотлары районара ярышта катнашты
nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 11 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә берәр ай чамасы элек картларда - кечкенә спорт машиналарында шөгыльләнү буенча яшүсмерләр клубы ныклап оешып китте. Районның яшь пилотлары (йөртүчеләрне шулай атыйлар) күптән түгел районара ярышта да чирканчык алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Безнекеләрнең тәҗрибәләре әллә ни күп түгел әле. Әмма киләчәктә аларның уңышларына өметләнәбез. Район үзәге мәктәпләреннән әлеге клубка барлыгы 11 яшүсмер малай йөри. Күнегүләргә атнага бер җыелалар. Тренерлары Нурлат шәһәреннән -  Ленар Гарифуллин .

"Егетләр тырышлар, ЮХИДИ бинасы яныннан алар белән бергә, машина резина көпчәкләре ташып, үзәк стадионда мәйданчык ясадык. Аннан ярыш та үткәрергә булдык, хәзер безнең ике картыбыз – машинабыз “аякта”, икесен ремонтлыйсы бар", - ди Ленар Гарифуллин.

Картинг буенча ярышларда исә Лениногорск, Лаеш, Нурлат, Мөслим һәм Чирмешән районнарыннан барлыгы 25 узышчы катнашты. Призлы урыннарга Лаеш, Нурлат, Мөслим районнары вәкилләре ия. Район пилотларын катнашучылар буларак бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100