news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән пенсионерларын хастаханәгә алып киләләр һәм кайтарып куялар

“Изге йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быел, 2 сентябрьдән башлап, 722 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Чирмешән пенсионерларын хастаханәгә алып киләләр һәм кайтарып куялар
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 22 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районында 65 яшьтән узганнарны район үзәк хастаханәсенә диспансеризация узарга, табибка күренергә махсус машина белән алып барачаклар. Бу эш “Демография” милли проекты буенча эшләнә, хәтта яңа машина бирәләр.

“Изге йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быел, 2 сентябрьдән башлап, 722 кешене өйләреннән килеп алып хастаханәгә китерәчәк, аннары кайтарып куячак.

Дөрес, әүвәл ялгызларга, ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга хезмәт күрсәтелә. График төзелгән.

"Без, сынап карау максатында, Әмир пенсионерларын больницага алып килеп карадык, аерым проблемалар булмады", - ди районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100