Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән остасы мультфильм геройларын курчак итеп бәйли
Ул бәйләгән әйберләрне башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә сатып ала.
(Чирмешән, 12 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Лилия Саттарова). Чирмешән районының Казанка авылында яшәүче Анастасия Миронова амигуруми техникасында төрле мультфильм геройларын — персонажларын курчак итеп бәйли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Әнием кечкенәдән биш энә белән бәйләргә өйрәтте, аннан мәктәптә укыганда ыргак белән эшли башладым. Беренче уенчыкны — «Өч песи» мультфильмы геройларын ярты ел элек улыма бәйләдем», — дип сөйләде Анастасия.
Кул остасы бер уенчыкны якынча ике көндә ясап бетерә икән. Схемаларын Интернет аша карый, җепләрне дә шуннан заказ белән кайтарта.
Уенчыклардан кала бала киемнәре, нәни башмаклар да бәйли. Ул бәйләгән әйберләрне башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә сатып ала. Шушы көннәрдә уенчык куян баласын Самара ягына җибәргән.
Мироновларның дүрт баласы бар. Олысы мәктәптә укый, калганнары балалар бакчасына йөри.
«Гаиләдә бала күп булганлыктан, мультфильмнарны да еш карарга туры килә, хәзер исемнәрен дә истә калдырдым инде. Һәр баланың яраткан персонажы бар, алар шул уенчык персонажны кулларына алгач бик шатлана. Ирем минем бәйләүгә сокланып карап тора, ничек шулай җиңел генә җептән уенчыклар ясыйсың, дип гаҗәпләнә», — ди Анастасия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз