Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән музеена фоторәссамнар килде
Чирмешәннең туган як тарихы музеенда оештырылган чара кунакларына элеккеге, уникаль фотаппаратларны тотып карарга да мөмкинлек бирделәр.
(Чирмешән, 15 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән музеена фоторәссамнар килде. Фотограф көне уңаеннан Чирмешәннең туган як тарихы музеенда оештырылган чара кунакларына элеккеге, уникаль фотаппаратларны тотып карарга да мөмкинлек бирделәр, дип яза җирле басма..
Бүген бер көндә бөтен 19 гасыр буена ясалган кадәр фоторәсемнәр ясала икән. Заман шулкадәр алга китте, хәзер теге яки бу вакыйганы яныбыздагы кесә телефонына төшереп, шунда ук интернет челтәренә куя алабыз. 1826 елда Джозеф Ньепс исемле французның камера кулланып нечкә кургашка төшереп беренче тапкыр ясалган сурәттән соң фотография ничек камилләшкән. 1840 елдан кешеләр аклы-каралы фоторәсемнәрне кәгазьгә төшерә башлыйлар. 1861 елда төсле фильтрлар кулланып беренче төсле фото ясала. 1990 елда “Кодак” америка компаниясе санлы фотокамера чыгара...
-Элек фотоаппаратлы кеше сирәк иде. Безнең Иске Кадида ул укытучы Хәмзә абый Әхмәтовта бар иде. Аннан бу шөгыль белән классташ малайлар “чирләде”. Алар заказы белән Казан кибетләрендә фото ясаганда куллана торган фиксажлар эзләп йөргәнем хәтердә әле, - ди чара кунагы Халисә Мотаһирова.
Һәвәскәр авыл фотографлары шушы рәвешле төбәк тарихын язган. Әнә,мисал өчен, билгесез бер фотограф төшергән Сотников хуторының салам түбәле йортлы авыл панорамасы - бүген нинди зур истәлек, тарихи экспонат. Музей хезмәткәрләре кечкенә генә күргәзмәгә, фотозонага элеккеге, пленкалы “Зенит”, “Киев”, “Смена” фотоаппаратлары урнаштырганнар. Ә фоторәсемнәрдә Чирмешәннең үткәне чагыла. Музей хезмәткәре Алсу Васильева музей кунакларына фотография тарихына кагылышлы кызыклы тагын бик күп фактлар сөйләде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз