news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән муниципаль район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы узды

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин “2016нчы елда Чирмешән районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2017нче елга бурычлар" турнда хисап тотты.

(Чирмешән, 23 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). 22 февральдә Чирмешән муниципаль район Советының чираттагы унтугызынчы утырышы узды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин “2016нчы елда Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2017нче елга бурычлар турында“ хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, узган елны, салымнар һәм салым булмаган керемнәр хисабына, район бюджетына 2015нче елдагыдан 18 процентка күбрәк, ягъни 323,7 миллион сум үзкеремнәр акчасы кергән. Халыкның мәшгульлеге һәм тормыш дәрәҗәсе, бюджетның керем өлеше үтәлеше, районның тулаем территориаль продуктын формалаштыру сизелерлек дәрәҗәдә нефть табучы компанияләр эшчәнлегенә бәйле. Былтыр Чирмешән районы ятмаларыннан 2015нче елдагыдан 2,3 процентка күбрәк, ягъни 1 миллион 419 мең тонна нефть суыртылган.

-Җаваплылыгы чикләнгән 10 җәмгыятьтә һәм 41 крестьян-фермер хуҗалыгында 500 кеше хезмәт куя, авыллар халкы тормышында һәм район икътисадында авыл хуҗалыгы тармагын аерым урын алып тора, - диде докладчы. - 2016нчы елда авыл хуҗалыгы тармагы үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 244 миллион сум субсидия бирелде. Алар минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр, бөртек һәм кузаклы культуралар орлыклары алуга тотылды. Милек формасына карамастан, терлекләр санын арттырырга, гаилә фермаларын, шәхси-мини һәм макро фермаларны үстерергә, мөгезле эре терлекләрнең 100 процентын да ясалма орлыкландыруны тәэмин итәргә кирәк.

Соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның роле үсә бара. Моны истә тотып, республика җитәкчелеге андый хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирә. 2016нчы елда шәхси хуҗалыклар савым сыерлары һәм кәҗәләр асрау чыгымнарын каплауга республика бюджетыннан 6,6 миллион сум, сөт юнәлешендә мини-ферма төзүгә 28 гаилә 5,6 миллион сум субсидия алдылар.

Район башлыгы биналар, торак, юл төзелеше, капиталь ремонт, демографик хәл, мәшгульлек, кече бизнес, мәгариф, медицина, мәдәният тармакларында эш торышы, социаль яклау, законлылыкны тәэмин итү һәм башкалар турында да тәфсилләп сөйләде.

Утырышта чыгыш ясаучылар авыл хуҗалыгын алга җибәрү, кече һәм урта бизнесны үстерү, инвесторлар җәлеп итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмне көчәйтү, мәшгульлек, тармакларда эшнең сыйфат күрсәткечләрен яхшырту хакында фикерләрен җиткерделәр.

-Чирмешәннең төп байлыгы – аның эшчән халкы. Элеккегеләрдән сабак алып, җирлекләр алдына дөрес бурычлар кую, алга бару мөһим, - диде ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев. - Тизрәк алдынгылар сафына басу өчен сездә резервлар бар. Район үзәге елдан-ел матурлана бара, аңа күпләр көнләшерлек. Бүген караган төзелеш-ремонт объектларында хәтта шәһәрләрдәге кебек стандартлар.

Утырыш азагында Васил Шәйхразиев дистәгә якын хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100