news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мемориаль үзәге яңа урынга күчереләчәк

Әлеге үзәк фондында 2155 экспонат исәпләнә.

(Чирмешән, 20 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән мемориаль үзәге 2019 елда яңа урынга күчәргә җыена. Биредә төзелеш-ремонт тәмамланган, хәзер залларда дизайнер эшләре бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге үзәк фондында 2155 экспонат исәпләнә, шуларның 549 сы - төп фондта сакланучы оригиналларе, ә 1606 сы - төрле документларның, хатларның, фото һәм рәсемнәрнең күчермәләре. 

"2018 елда бездә 5100 кеше булды, шуларның 2686 сы төркемләп экскурсиягә килүче укучылар. Үткән ике ел белән чагыштырганда музейга килүчеләр сизелерлек артты. 2016 елда – 4600, 2017 елда 4808 кеше экспонатлар белән танышкан иде", - ди мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова.

Үтеп баручы елда 144 экскурсия оештырылган, ә 2017 елда 114 шундый чара узган. Тарихи материаллар тупланган бу үзәктә ел дәвамында тугыз күргәзмә эшләгән, 2017 елда - сигез. Шул ук вакытта мемориаль үзәк хезмәткәрләре ун экспозиция оештырганнар, җидесе музейның үзендәге экспонатлардан төзелгән.

Күченү дигәннән, үзәк экпонатлары янәшәдә генә, элек мәдәният йорты, аннары яшьләр ял итү үзәге булган залда урнашачак. Экспонатлардан бушатылучы, чиркәүнеке саналган заллар исә янә үз хуҗаларына кайтарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100