news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 56,8 тонна макулатура җыйганнар

Моннан 121 мең сум акча эшләгәннәр.Кадыйр Гомәров,

(Чирмешән, 17 апрель “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 56,8 тонна макулатура җыйганнар.
Быел район мәктәпләре укучылары 56,8 тонна макулатура җыйганнар, шуның 28 тоннасын кабул итү пунктларына озатканнар, моннан 121 мең сум акча эшләгәннәр, дип яза җирле басма.

Бер укучыга бүлеп санаганда, бу күрсәткеч 25 килограмм тәшкил итә. Түбән Кәминкә (83 килограмм), Чирмешән кадетлар (57), Кара Чишмә (52), Туймәт (50) мәктәпләрендә бу күрсәткеч тагын да югары. Кадетлар мәктәбе укучылары иң күбе – 7,5 тонна макулатура җыйганнар.

Укучылар пластик савытлар җыюны да туктатмыйлар. Бүген җирләр кардан ачылгач, андый савытлар бөтен җирдә аунап ята.

news_right_1
news_right_2
news_bot