news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 55 тонна макулатура җыйганнар

Район мәктәпләре укучылары ел башыннан бирле 55 тонна, ягъни бер укучыга уртача 24 килограмм макулатура җыйганнар.

 (Чирмешән, 16 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы мәктәпләре укучылары ел башыннан бирле 55 тонна, ягъни бер укучыга уртача 24 килограмм макулатура җыйганнар, дип яза район газетасы.

Әлеге икенчел чималның 25 тоннасын хәзерләүчеләр алып киткән, моңа 87 мең сум акча бирәләр.

Макулатура җыюда иң актив эшләүчеләрне якын көннәрдә бүләкләр белән билгеләп үтмәкчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot