news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 50 тонна макулатура сатканнар

Быел район мәктәпләре укучылары 84 тонна макулатура җыеп, шунның 50 тоннасын хәзерләүчеләргә тапшырганнар.

(Чирмешән, 24 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).  Быел Чиирмешән районы мәктәпләре укучылары 84 тонна макулатура җыеп, шуның 50 тоннасын хәзерләүчеләргә тапшырганнар, дип яза җирле басма.

Акчага күчереп санаганда, сатылган бу чимал 242 мең сумлык булса, бер укучыга уртача – 38 килограмм.

Район мәктәпләре тулаем 5 тонна пластик шешәләр, савыт-саба да тапшырырга өлгергәннәр.

Макулатура һәм пластик җыю каникуллар чорында да тукталмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot