news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 46 тонна макулатура жыйганнар

Жыелган әлеге макулатура бер балага уртача 21 килограммга якын туры килә.

(Чирмешән, 30 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән мәктәпләре укучылары быел 46 тонна макулатура жыйганнар. Җыелган әлеге макулатура бер балага уртача 21 килограммга якын туры килә, дип яза җирле басма.

Бу эштә Түбән Кәминкә укучылары аеруча активлык күрсәткән, биредә 43 бала белем ала, алар 3 тоннадан артык, ягъни бер укучыга уртача 73 килограмм кәгазь калдыклары тапшырганнар.

Туймәт мәктәбе укучылары да нык тырышканнар, 2296 килограмм икенчел чимал җыеп икенче урынга чыкканнар (бер укучыга 56 килограмм). Кадетлар мәктәп-интернаты, Кара Чишмә, Яңа Элмәле мәктәпләре, Әмир башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективлары да мактауга лаек, алар да байтак кәгазь калдыклары тапшырып, мәктәп бюджетын баетканнар.

Ә менә беренче һәм икенче Чирмешән мәктәпләрендә бу эшкә әллә ни игътибар бирелме, алар инде байтактан исемлекнең “кызыл зона”сында.

Район мәктәпләрендә укучы 2200 бала агымдагы елның узган чорында 1 тонна 929 килограмм пластик жыйганнар. Бу юнәлештә Бәркәтә, Югары Кармалка, Туймәт мәктәпләре укучылары яхшы эшлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100