Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән мәктәпләре акча эшләргә өйрәнә
Мәктәпләрдә бизнес-план төзү, акча эшләү алымнары турында сөйләштеләр.
(Чирмешән, 9 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Чирмешән районындагы атналык киңәшмәләрнең берсендә мәктәпләрдә бизнес-план төзү, акча эшләү алымнары турында сөйләштеләр, мәктәп директорларына бу өлкәдә башка уку йортларының эш алымнарын өйрәнеп, шуны үзләрендә кулланырга тәкъдим иттеләр, дип яза җирле басма.
"Район мәктәпләре бизнес-план төзергә һәм аны район мәгариф бүлеге белән килештерергә тиеш. Планны һәр мәктәп үзенең мөмкинлегеннән чыгып төзи, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. – Берәүләрнең теплицалары табыш китерсә, икенчеләренең тәҗрибә участокларында күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстереп керем алу мөмкинлеге бар. Бу яктан Ивашкино, Әккәрәй, Бәркәтә мәктәпләре аеруча яхшы эшли.
Мәктәп бакчаларында укучылар көче белән үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш ашханәдәге менюны баетырга да мөмкинлек бирә, ә үзләреннән арткан яшелчәләрне ярминкәләрдә сатырга була. Моның өчен мәйданнарны киңәйтергә кирәк. Җиләк-җимеш куакларын да арттырырга теләүчеләр бар. Мондыйларга Туймәт мәктәбеннән үрнәк алырга киңәш иттеләр. Биредә һәр елны чыгарылыш класс укучылары истәлеккә җимеш агачлары утыртып калдыра. Фантазиягә чикләр юк, һәр мәктәп, мөмкинлегеннән чыгып, үз бизнес-планын тутыра, килешү төзеп, фермерлар белән дә эшләргә була.
Бүгенге көндә төп көчне макулатура һәм пластика җыюга юнәлтергә кирәк, монда һәр укучыга план җиткерелә. Табигатебез дә чистара, керем дә була, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз