news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән мәктәп–интернатына автобус бүләк ителде

Мондый зур бүләккә мәктәп-интернаты коллективы элеккеге укучылары Нариман Сваровский тырышлыгы белән ия булдылар.

(Чирмешән, 21 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары хәзер төрле чараларга: спорт ярышларына, экскурсияләргә, бәйгеләргә үзләренең өр-яңа автобусларына утырып барачаклар, дип яза җирле басма.

Мондый зур бүләккә мәктәп-интернаты коллективы элеккеге укучылары, бүген Рязань хәрби училищесында укучы Нариман Сваровский тырышлыгы белән ия булдылар, ул “КамАЗ” җәмгыятенә автобус алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Бу проблеманы чишүдә РФ Оборона министрлыгы да булышкан.

Шушы көннәрдә мәктәп–интернатында узган тантанада “КамАЗ” җәмгыятенең персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча генераль директоры урынбасары Александр Ушенин мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләймановка 21 урынлы "КАМАЗ МАРКОПОЛО 3297" автобусыннан ачкычлар тапшырды.

Әлеге чарада катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җәмгыять җитәкчелегенә һәм автозавод коллективына рәхмәтен белдерде һәм кадетларга теләкләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot