news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән мәчетендә көзге каникуллар вакытында балалар өчен лагерь оештырала

Малайлар һәм кызлар өчен, сәгать 9дан 14 сәгатькә кадәр вакыт арасында, төрле уеннар һәм экскурсияләр уздыру да планлаштырыла.

(Чирмешән, 26 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Укучыларның көзге каникуллары көннәрендә Чирмешән мәчетендә 7-14 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен лагерь оештырыла, дип яза җирле басма.

30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр монда балаларга сәламәтләндерү дәресләре биреләчәк, ислам нигезләре өйрәтеләчәк. Малайлар һәм кызлар өчен, сәгать 9дан 14 сәгатькә кадәр вакыт арасында, төрле уеннар һәм экскурсияләр уздыру да планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot