news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән мәчетендә азан әйтү конкурсы узды

Бәйгедә 25 кеше көч сынашты, араларында яшь малайлар да, олы яшьтәге бабайлар да бар иде.

(Чирмешән, 19 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Чирмешән мәчетендә азан әйтү конкурсы узды. Бәйгедә 25 кеше көч сынашты, араларында яшь малайлар да, олы яшьтәге бабайлар да бар иде, дип яза "Безнең Чирмешән" газетасы.

Җиңүчеләр өч номинациядә бүләкләнде. Иң матур азан әйтүчеләргә шамаилләр, намазлыклар, дисбеләр һәм түбәтәйләр тапшырылды. Балалар арасында Кармыштан Идрис Шәйдуллиннан да остарак азан әйтүче булмады. Лашманнан Рәзил Мәгъсумов - икенче, Чирмешәннән Әмир Сәмигуллов өченче урыннарда.

60 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Иске Кадидан Әнвәр Шәмсуаров иң оста буларак танылды. Түбән Кәминкәдән Рәмис Мәссаровка – икенче, Кармыштан Марат Шәйдуллинга өченче урын бирелде. 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында Чирмешәннән Мингалим Мәгъсумовка тиңнәр булмады. Чумачкадан Мәүлет Нуруллин – икенче, Якты Таудан Габдерәшит Галәүтдинов – өченче, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot