Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән мәчете ремонтланды
Имам хатыйб газета аша мәчеткә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Чирмешән мәчетендәге ремонт эшләре төгәлләнде. Бу хакта Чирмешән мәчете имам хатыйбы Рамил хәзрәт Ибраһимов "Безнең Чирмешән" газетасы аша хәбәр итә.
"Ремонттан соң Чирмешән мәчете яңа төс алды. Ап-ак стеналар, өр-яңа келәмнәр мәчетебезгә ямь биреп тора", - дип яза имам хатыйб. Ул мәчеткә ярдәм итүчеләргә рәхмәт тә белдерә.
"Билгеле, бу күләмле эшне изге күңелле райондашларыбыздан башка башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Аеруча нык булышкан Булат Латыйпов, Рифкать Хәммәтгалимов, Рияз Шәрифуллин, Минхановлар һәм Тәһаутдиновлар гаиләләренә, Илмир Камалов, Рифкать Камалов, Илгиз Хазбулатов, Юрий Фроловка барлык мәчет картлары һәм үземнең исемнән олы рәхмәт җиткерәм. Шундый изге гамәлләр кылучылар турында Пәйгәмбәребез үзенең бер хадисендә: “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләр, хәзер үк яки соңрак, барыбер сиңа бәхет вә шатлык китерәчәк...“ - дигән".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз