news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән мәчете мохтаҗларга бүләкләр өләшкән

Кайнар пылау, яшелчәләр салынган пакетларны 35 чирмешәнленең өйләренә үк илтеп биргәннәр.

(Чирмешән, 28 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Рамазан аеның ахыргы көннәрендә Чирмешән мәчете мәхәлләсе, дин юлындагы кардәшләребез ярдәме белән, ялгыз әби-бабайларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә күчтәнәчләр таратты, дип яза район газетасы.

Кайнар пылау, яшелчәләр салынган пакетларны 35 чирмешәнленең өйләренә үк илтеп биргәннәр. Бу күчтәнәчләр белән мөселманнар гына түгел, башка дин кешеләре дә сыйланган, аларга да Рамазан аен, Ураза гаетен бәйрәм буларак тоярга мөмкинлек тудырылган.

Чирмешән мәчетенә актив йөрүче балаларны да гает көнне нык сөендергәннәр - 50 малайга һәм кызга тәм-томнар тутырылган күчтәнәч-пакетлар тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot