Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән лицеена якташ эшмәкәрләр компьютерлар бүләк иткән
Алар өч компьютер һәм бер принтер бүләк иттеләр.
(Чирмешән, 10 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Әмир авылында туган, бүген Сургутта яшәүче, шунда эшләүче эшмәкәрләр - Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар Чирмешән лицеена оргтехника: өч компьютер һәм бер принтер бүләк иттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Кышкы каникуллар булуына карамастан, бу көнне лицейга, Себердән кайткан Миндар Әгъзам улы белән очрашуга укытучылар гына түгел, балалар да һәм аларның әти-әниләре дә килде.
"Якташларыбыздан, лицей коллективыннан ярдәм сорап, бик матур эчтәлекле хат алгач, гозерләрен үтәмичә булдыра алмадык, бүген сезгә бүләккә комьютерлар алып килдек. Укыганда, безгә иң кирәге төгәл фәннәр дияләр иде. Алай да, минемчә, кешегә иң мөһиме – туган тел. Тел - милләтебезнең киләчәге. Башка телләрне дә өйрәнергә кирәк, күп тел белү – ул байлык", - диде ерактан кайткан кунак.
Миндар Әгъләмов туган тел өчен борчылуы, татар телен белүнең өстенлеге, мөмкинлекләре турында да сөйләде.
Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов эшмәкәргә район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтен белдерде, мәктәп дирекциясе Рәхмәт хаты, ә укучылар үз куллары белән ясаган “иҗат җимешләрен” тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз