Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән лицее укучылары рус теле буенча олимпиада призерлары булган
Чирмешән лицееның рус теле укытучысы Гөлүсә Закирова укучылары югары баллар җыеп, бәйгенең призерлары булганнар.
(Чирмешән, 13 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Казанда мәктәп укучылары арасында узган рус теленнән халыкара олимпиадада Чирмешән лицееның рус теле укытучысы Гөлүсә Закирова укучылары Айсылу Гафурова (10нчы сыйныф) һәм Ләйсән Шарапова (8нче сыйныф) югары баллар җыеп, бәйгенең призерлары булганнар, дип яза җирле басма.
Олимпиада ике турда үткән. Беренчесе – сайлап алу туры, ул онлайн тест эшләү режимында булган, анда иң күп балл җыйган 148 укучы икенче турда Казан федераль университетында ике көн дәвамында көч сынашкан. Бәйгедә Казахстан, Үзбәкстан республикаларыннан, Киров, Омск, Оренбург, Пенза һәм башка төбәкләрдән катнашканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз