news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән лицее укучылары мультфильм төшерергә булышалар

Берләшмәнең рәссам-аниматорлары лицейда белем алучы, рәсем ясарга хирыс 100дән артык укучы белән очрашты.

(Чирмешән, 1 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “Век Татарстана – 2” халык проекты кысаларында “Татармультфильм” берләшмәсе иҗат бригадасы Чирмешәндә булып китте. Берләшмәнең рәссам-аниматорлары лицейда белем алучы, рәсем ясарга хирыс 100дән артык укучы белән очрашты, дип яза җирле басма.

Яшь рәссамнарга ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеоролик тәкъдим иттеләр, балаларның Татарстаныбыз тарихын ни дәрәҗәдә белүләрен җанлы әңгәмә корып ачыкладылар. Аннан соң кунаклар мультфильмнарның ничек итеп зәңгәр экраннарга барып җитүе турында җентекләп сөйләделәр – мастер-класс күрсәттеләр.

Очрашуның практик өлешендә укучылар районыбызның истәлекле, күркәм урыннарын рәсемгә төшерделәр. Бу рәсемнәрнең иң уңышлылары район турында мультфильм төшергәндә файдаланылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр дә булачак.

-Үткән ел без һәр районның гербы турында мультфильм төшергән идек. Бу проектта 30 меңнән артык укучы катнашты, 2500 рәсем һәм 500 шигырь сайлап алынды, - ди берләшмәнең рәссам-аниматоры Айдар Вәлиәхмәтов. - Былтыр Россия рекордлар китабына кердек, ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган проект белән быел үз алдыбызга Гиннес рекордлар китабына керү максаты куйдык. Республика районнары турында бәләкәй мультфильмнарның примьераларын сентябрь аенда тәкъдим итәргә планлап торабыз.

Мастер-класста катнаша алмаган укучылар үзләренең шигырь һәм рәсемнәрен түбәндәге электрон адреска юллый ала: konkurs.@вектатарстана.рф

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100