news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән лицее укучылары һәм укытучылары 2020 төп нарат үсентесе утырткан

Лицей укучылары “Урман атналыгы” акциясе кысаларында шундый изге гамәл кылган.

Чирмешән лицее укучылары һәм укытучылары 2020 төп нарат үсентесе утырткан
nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 11 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән лицее укучылары һәм укытучылары 2020 төп нарат үсентесе утырткан. Лицей укучылары “Урман атналыгы” акциясе кысаларында шундый изге гамәл кылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Үсентеләрне үзебезнең урман хуҗалыгы бирде. Киләсе ел 2020 нче ел булгач, нәкъ шул кадәр агач үсентесе утыртырга ниятләдек. Аларга үзебезнең лицей җаваплылыгындагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты тирәсендәге ерганаклар янында урын таптык, - диде лицей директоры Марат Могыйзов.

news_right_1
news_right_2
news_bot