Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән лицее өченче дәрәҗә дипломга ия булды
Бәйге таләпләре буенча күргәзмә, визитка, презентация ясарга иде
(Чирмешән, 22 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“). Чирмешән лицеенда белем алучы укучыларның әти-әниләре “Тату сыйныф серләре” республика бәйгесендә катнашты. Әлеге чарага алдан ук әзерләнә башладылар. Бәйге таләпләре буенча күргәзмә, визитка, презентация ясарга иде. Бу эшләрдә барлык ата-аналар да актив катнашты. Ләкин монда финанс чыгымнары да кирәк булды. Шул вакытта чирмешәнлеләр эшмәкәр Булат Латыйповка һәм “Шешмаойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Алар ата-аналарның хәленә керделәр һәм акчалата ярдәм күрсәттеләр, дип яза җирле басма.
Районда призлы урын алгач, әлеге бәйгенең республикада узган финал өлешендә катнаштылар һәм “Гражданлык активлыгы” номинациясендә өченче урын алдылар. Бу җиңүдә күңелләре шундый иркен һәм бик изге җанлы иганәчеләрнең дә өлеше зур.
Форсаттан файдаланып, ата-аналар аларга һәм шулай ук ярдәм кулы сузган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополовага, Казанга бару өчен автобус белән тәэмин иткән “Чирмешән автотранспорт” предприятиесе җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз