Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән кызы “Алтын каләм” фестивалендә катнашты
Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Рәйханә Мәслахетдинова “Понедельник” дип аталган интернет-журналда читтән торып стажировка узачак.
(Чирмешән, 7 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән лицееның 11 сыйныф укучысы Рәйханә Мәслахетдинова “Понедельник” дип аталган интернет-журналда читтән торып стажировка узачак. “Алтын каләм” республика фестивалендә катнашкан якташыбызга шундый бүләк - мөмкинлек бирелгән.
Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм -2017” республика фестивале дүрт көн - 26 июньнән 30 июньгә чаклы дәвам итте. Рәйханәнең анда икенче тапкыр катнашуы. Быел яшь каләм ияләренә мастер-класссларны язучылар Разил Вәлиев, Мәдинә Маликова, журналист Леонид Толчинский үткәргән.
- Журналистикада иң мөһиме – дөресен язу, кыскалык, оперативлык һәм төгәллек, дип аңлаттылар. Без бу дүрт көндә шушы һөнәрне бераз өйрәндек, үзебез журналистлар булып эшләдек. Журналистка бер дә җиңел түгел икән, вакыт җитми, - ди Рәйханә. – Яңалыкны укучыга соңга калмыйча, тиз арада җиткерү өчен, хәтта, аш өстәле артында да ноутбук каршында утырырга туры килде. Бер кулда кашык, икенчесендә ручка булды, дисәң дә ярый. Хәтта төнлә дә йокы аз эләкте. Журналист һөнәре үтә дә җаваплы, ни дә булса дөрес язмыйсың икән – синнән сораячаклар, шул ук вакытта бу куркыныч һөнәр дә.
- Бик нык эшләткәннәр икән үзегезне, Рәйханә. Киләчәктә журналист буласыңмы соң инде?
- Мин тәрҗемәче булырга хыялланам. Ул һөнәр ошый төшә. Аннан журналистларның хезмәт хакы да әллә ни мактанырлык түгел, дип беләм. Бу минем өчен күбрәк хобби булып калыр, дип уйлыйм. Ә фестивальдә бик ошады. Мастер-класслар арасында экскурсияләргә дә бардык, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә телевидение журналистлары эшенең “кухнясын” күрдек. Журналистлар берлеге музеенда булдык. “Алтын каләм”дә үзең кебек фикер йөртүче дуслар белән аралашуы рәхәт. Анда иҗади яктан камилләшәсең.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз