news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән кызлары самбо ярышына әзерләнә

Яшь спортчылар балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында атнага өч тапкыр шөгыльләнәләр. Аларны самбо буенча спорт мастеры Степан Хачатрян өйрәтә.

 (Чирмешән, 9 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән кызлары самбо ярышына әзерләнә. Апрель азагында район үзәгендә район башлыгы призларына самбо буенча турнир узачак. Әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлана, дип яза район матбугаты.

Безнең районда самбо буенча секция әле бер ел гына эшли. Яшь спортчылар балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында атнага өч тапкыр шөгыльләнәләр. Аларны самбо буенча спорт мастеры Степан Хачатрян өйрәтә. 

-Районда балаларга спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да бар, иренмәскә генә,- ди Степан Хачикович. - Спорт балаларны тәртипкә, режимка күнектерә, аның белән даими шөгыльләнүчеләр авыруларга тиз бирешмиләр. Самбо характерны чыныктыра, ихтыяр көче тәрбияли.

Секциягә, нигездә, малайлар йөри. Араларында бер кыз да бар - Чирмешән лицееның 7нче класс укучысы Виктория Ворожейкина биредә бер айга якын шөгыльләнә.

-Мин элек хоккейга йөрдем, - ди Виктория. - Хәзер инде үземне башка спорт төрендә сынап карамакчы булдым. Монда бик ошый. Кызганыч, кызлар гына юк, малайлар белән көрәшергә туры килә. Минемчә, кызлар да үзләрен яклый белсәләр, артык булмас.

Степан Хачтрян кызларны да самбо секциясенә чакыра. “Теләкләре булса, килсеннәр. Без спорт мәктәбендә сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр шөгыльләнәбез”, - ди тренер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100