news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән кызлары хоккейны оста уйный

Бөгелмә командасын 13:0 исәбе белән тар-мар иткәннәр

 (Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Безнең “Корыч ябалаклар“ кызлар хоккей командасы Бөгелмәнең кызлар командасын 13:0 исәбе белән тар-мар иткән, дип белдерә “Безнең Чирмешән” газетасы.. Җәлилдә үткән уеннан да кызларыбыз җиңү яулап кайтканнар, ә әлмәтлеләргә оттырганнар.

Хоккей буенча республика беренчелегенә “Юбилейный“ боз сараенда узган очрашуда “Чирмешән“ ир-егетләр командасы 4:7 исәбе белән “СКС“ кага (Әлмәт) җиңелгән.

“Корыч ябалаклар“да әлегә җиңүләре белән мактана алмый. 2004нче елда туган малайлар арасында узган уенда безнең якташлар “Яшьлек“ (Зәй) командасына оттырганнар. 2003нче елгы малайлар арасында чирмешәнлеләр Бөгелмәнең “Арыслан“ командасына 2:7 исәбенә оттырганнар, диелә язмада.

news_right_1
news_right_2
news_bot