news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән кызлары - бронза медаль иясе

Бу бәйгедә барлыгы унөч авыл районнан волейболчылар көч сынашты.

(Чирмешән, 15 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының Теләчедә хатын-кызлар арасында узган волейбол ярышларыннан чирмешәнлеләр өченче призлы урын яулап кайтты, дип яза район газетасы сайты.

Ярымфиналда безнең кызлар әлкилеләргә оттырган, ә өченче урын өчен очрашуда исә Әтнә районы командасын җиңүгә ирешкәннәр. Бу бәйгедә барлыгы унөч авыл районнан волейболчылар көч сынашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot