Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән кырларында уҗым бодае тишелгән
Монда урак та тәмамланып килә, йөз гектарда гына бөртекле-кузаклылар суктырасы калган.
(Чирмешән, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән" Кадыйр Гомәров). “ЧИРМЕШӘНАГРО“да тиешленең 120 процент өлешендә, 960 гектарда уҗым бодае чәчеп тә өлгергәннәр. Монда урак та тәмамланып килә, йөз гектарда гына бөртекле-кузаклылар суктырасы калган, дип яза җирле басма.
“Сөлчә“, “Әккәрәй“, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләрендә урак күрсәткече темпы шулай ук югары, планның 81-92 проценты кадәр, “БИО АГРО“ бу эшне узган атнада ук тәмамлаган. 4 сентябрьдә алынган мәгълүматлар шундый.
Урак дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, көнбагышны санамаганда, тагын 6 мең гектардан бөртеклеләр уңышын суктырасы бар, 23 мең гектарда комбайннар эшләгән. Дөрес, аннары көнбагыш суктырасы кала, районда әлеге культура 13 мең гектарда ук игелә.
Әлегә 7956 гектарда уҗым культуралары чәчелгән (тиешленең 64 проценты). “Ильхан“, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләрендә чәчкечләр планлаган мәйданнарны иңләделәр дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз