news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән Кубогы Аксубай полиция бүлегенә китте

Ярышларда Аксубай командасы беренче урынны яулады, Чирмешән белән Яңа Чишмә спортчылары – икенче һәм өченче урыннарда.

(Чирмешән, 26 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә спорт ярышында Аксубай командасы җиңүче булды, дип яза җирле басма.

 “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай полиция хезмәткәрләре волейбол буенча көч сынаштылар.

Ярышлар Мирсәетнең гомере өзелгән көнне, 23 декабрьдә узды. Шуңа да әүвәл хокук саклаучылар аның туган авылы Кызыл Яр зиратына барып, хезмәттәшләрен искә алганнар, каберенә чәчәкләр салганнар, әти-әнисе янына да кергәннәр, күчтәнәчләр тапшырганнар.

-Мондый, волейбол буенча ярышны беренче тапкыр оештырабыз, әмма соңгысы булмас. Киләсе елга тагын да күбрәк команда катнаштырырга ниятлибез. Чакыруыбызны кабул итеп алганыгыз өчен рәхмәт,- диде ярышлар алдыннан сәламләү сүзендә район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев.

Полициядә эшләүчеләр арасындагы беренчелеккә биш команда көч сынашты, яшьләрдән тыш, Аксубай һәм Чирмешән бүлекчәләренең ветераннар командалары да үзләрен сынап карадылар.

Ярышларда Аксубай командасы беренче урынны яулады, Чирмешән белән Яңа Чишмә спортчылары – икенче һәм өченче урыннарда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100