news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән командасы республикада өченче урында

Бу ярышлар марттан декабрьгә кадәр дәвам итте һәм анда спортның сигез төре буенча көч сынаштылар.

Чирмешән командасы республикада өченче урында
cheremshan.tatarstan.ru

(Чирмешән, 9 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында Чирмешән  район командасы гомуми нәтиҗәләр буенча үз төркемендә, 13 команда арасында, республикада өченче урын яулаган, дип яза җирле басма. 

Бу ярышлар марттан декабрьгә кадәр дәвам итте һәм анда спортның сигез төре (чаңгыда узыш, волейбол, мини-футбол, бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү, шахмат) буенча көч сынаштылар.

Спартакиаданың соңгы этабы Казанда узган. Биредә муниципаллар биш спорт төре буенча ярышканнар, безнекеләр ике призлы урын яулаганнар: йөзү буенча -
икенче, шахмат буенча өченче урыннарга чыкканнар.

Моңа кадәр мини – футбол буенча узган ярышларда район спортчылары икенче булганнар иде. Волейбол буенча да хатын-кызлар командасы сынатмаган, призлы - өченче урын алып кайтканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100