Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән китапханәчеләре грант акчасына уен мәйданчыгы төзетә
Грант акчасы 500 мең сум тәшкил иткән.
(Чирмешән, 24 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән үзәк китапханәсе янында, ачык һавада, өсте ябулы сәхнә белән балалар уен мәйданчыгы булачак. Төзүчеләр сәхнәне ясый да башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ккитапханәчеләр 2019 елда иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте конкурсында «Без бергәләп уйнарга телибез!» проекты белән 500 мең сумлык грант откан. Бу эшләр менә шул акча хисабына башкарыла.
«Грант акчасына физик мөмкинлеге чикле, коляска белән хәрәкәтләнүче балалар өчен уен комплексы, өстәл-комлык, дидактик өстәл, таган, өстәл-ромашка сатып алдык. Проектның асылы шунда — мөмкинлеге чикле балаларга үз яшьтәшләре белән уйнау мөмкинлеге тудыру. Ачык һавада, сәхнәдә төрле чаралар уздыру да планлаштырыла», — ди үзәк китапханә методисты Светлана Мортазина.
Биредә төзелеш эшләре тәмамлангач, китапханәчеләр территорияне төзекләндереп, агач һәм куаклар утыртырга планлаштыра. Ә язга чәчәк клумбалары да барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз