news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән кадетлары быел 14 тонна макулатура җыйганнар

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында укучы 126 бала макулатура җыеп, 42 мең 784 сум акча эшләгәннәр.

(Чирмешән, 10 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында укучы 126 бала быел 14 тонна 405 килограмм макулатура җыеп, 42 мең 784 сум акча эшләгәннәрдип яза җирле басма.

Җыелган макулатура бер укучыга уртача 114 килограмм туры килә.

"Чималны тапшыру белән бер проблема юк. Макулатураны Зәйгә тапшырабыз. Алар без шалтыратуга килеп җитәләр, тапшырган чимал өчен исәп-хисап ясыйлар", - ди кадетлар мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Анисимова. - Бу эштә аеруча Зәйдән килеп йөрүче укучыларыбыз актив. Әйтик, 10нчы сыйныф укучысы Евгений Володин үзе генә дә 8 тоннадан артык кәгазь калдыклары тапшырган. Чаллы-Вершинадан бездә укучы 9нчы сыйныф укучысы Семен Сурков та алдынгылар сафында. Укучылар 2 тонна 319 килограмм пластик шешә дә җыйдылар.

Икенчел чимал тапшырудан кергән акчаның 50 проценты укучыларның үзләренә бирелә, калганы мәктәп ихтыяҗларына тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100