news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән кадетлары 58 мең сумлык макулатура тапшырган

Район мәктәпләре укучылары быел 127 тонна макулатура җыйганнар, шуның 74,7 тоннасын хәзерләүчеләргә тапшырып 303 мең сум акчалы булганнар.

(Чирмешән, 16 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Район мәктәпләре укучылары быел 127 тонна макулатура җыйганнар, шуның 74,7 тоннасын хәзерләүчеләргә тапшырып 303 мең сум акчалы булганнар, дип яза җирле басма.

Бер укучыга бүлеп исәпләгәндә, 58 килограмм кәгазь калдыклары җыелган. Кадетлар мәктәп-интернатында бу күрсәткеч 142 килограмм ук. Әлеге коллектив 20 тонна макулатура тапшырган, акчага күчереп санаганда – 58 мең сумлык.

Кадетлар 2,9 тонна пластик җыеп, районда беренче урынны алган. Иң күп макулатура һәм пластик җыючыларны тиздән бүләкләр биреп сөендерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot