news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының янкормасы төзелеше 74 миллион сумга төшкән

Объект киләсе атнада ачылачак.

(Чирмешән, 14 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының яңа төзелгән янкормасы 74 миллион сумга төшкән. Объектны киләсе атнада тантаналы төстә ачарга ниятлиләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Яңа бинабызда эш тулысынча беткән дисәң дә була, мөһим эшләр ахырына якынлашып килә. Төзүчеләр су, канализация челтәрләрен тоташтыралар. Янгынга каршы сигнализация урнаштырыла. Якын көннәрдә җиһазлар кайтуын көтәбез, - диде мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов. 

Ике катлы әлеге янкормада кадетларның үзләренең спорт заллары була. Шулай ук, ашханәләре дә Чирмешәннең 1 нче мәктәбеннән аерылып чыга. Ашханә өстендә - икенче катта өч уку кабинетына урын табылган. Ә подвал өлешендә тир һәм складлар урнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100