news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән каһарманын Венесуэлада да беләләр

Ильяс Бикбаев шушы рәвешле данлыклы чирмешәнле хакында 7 ел сөйли инде.

(Чирмешән, 11 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә туып-үскән, хәзер Түбән Камада яшәүче Ильяс Бикбаев Җиңү бәйрәме көнендә быел да радиоэфирга чыгып, авылдашы - Советлар Союзы Герое Барый Габдрахманов хакында мәгълүматны ерак чит илләрдә дә ишеттерде. Кармыш каһарманы батырлыгы хакында хәтта бездән 11 мең километр ераклыктагы Венесуэлада да тыңлаганнар, дип яза җирле басма.

Радиоэкспедиция җитәкчесе радоиостанциясен быел район мәдәният йорты каршында көйләгән. 8 метр озынлыктагы антенна, радиоҗиһазлар ярдәмендә, махсус позывной аша ул әнә шулай ерак илләрдәге үзе кебек радиосөючеләр белән дә элемтәгә чыга. Бүген Ильяс Нурислам улын Россиядә генә түгел, Япониядә, Израильдә, Сербиядә һәм башка бик күп илләрдә тыңлаганнар. Аларга исә ул мәгълүматны барысы да аңларлык итеп, Морзе алфавиты белән җиткерә.

-Максатым – Барый Габдрахманов хакында еракларга ирештерү. Менә бүген эфирга чыгып, аның хакында 20 тапкыр сөйләдем. Төштән соң бу эшне Түбән Камада кичкә кадәр дәвам итәчәкмен, - ди ул.

Ильяс Бикбаев Җиңү бәйрәме уңаеннан, эфирга чыгарга махсус рөхсәт алып, иптәше белән, экспедициягә 5 май көнне үк чыкканнар. Түбән Камадан тотынып, республиканың тугыз торак пунктында, шулай ук Геройның туган авылы – Кармышта да булганнар, барлыгы 1200 элемтә уздырганнар.

Ильяс Бикбаев шушы рәвешле данлыклы чирмешәнле хакында 7 ел сөйли инде. Аны Барый Габдрахманов һәлак булган Кировоград шәһәрендә дә (Украина) ишетәләр икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100