news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән хуҗалыгының арпа кырларында уртача 45 центнер уңыш җыялар

Районның берничә хуҗалыгында уракка керештеләр.

Чирмешән хуҗалыгының арпа кырларында уртача 45 центнер уңыш җыялар
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 30 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). “ЧИРМЕШӘНАГРО” арпа суктыра, гектарыннан уртача 45 центнер уңыш җыялар. Тәрбия күргән, ашланган сынау участоклары шулай сөендерә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Әккәрәй”дә уракны уҗым бодае суктырудан башладылар, “Тепсуркаев В.А.” җәмгыяте 100 гектардан күбрәк мәйданда арпа уңышын җыеп та өлгерде.

Быел районда барысы 34 мең 218 гектар мәйданнан бөртеклеләр суктырасы була.

Азык әзерләү дә дәвам итә. Әлегә 6365 тонна печән хәстәрләнгән, күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ул кыш чыгарга җитәчәк. Мал да күп түгел бит хәзер.
Сенаж 9350 тонна салынган. Бу эштә “Сөлчә”, “Әккәрәй”, “Ильхан” хуҗалыклары өлгер.

news_right_1
news_right_2
news_bot