news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән хәрби комиссариаты хезмәткә яхшы әзерләгән өчен беренче урынга ия булган

Быел Чирмешән районыннан 9 егет контракт буенча хәрби хезмәткә киткән.

(Чирмешән, 29 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты быел да иң яхшылар арасында. Быел алар гражданнарны хәрби хезмәткә яхшы әзерләгән һәм оештырган өчен авыл районнары арасында беренче урынга ия булганнар һәм кубок белән бүләкләнгәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел көзге чакырылышта районнан 29 егет хәрби хезмәткә киткән. Күптән түгел генә солдат итекләре кигән якташларыбызның өчесе – югары белемле, 25 егет – урта-һөнәри белемле, ә берсе урта мәктәпне тәмамлау белән хезмәткә киткән. Ел дәвамында 70 егет туган якларына кайткан.

Быел армиягә китәргә тиешле өч егет аны контракт буенча хезмәткә алмаштырган. Казанка егете Николай Фадеев Сахалинда хезмәт итә, инде отпускада да булып киткән. Ә Чирмешән егете Альберт Габдрахманов белән Девичья Полянадан Вадим Орловлар әле көз көне генә килешү төзегәннәр. 2017 елның язында армиягә киткән Югары Кармалка егете Павел Миронов дүрт ай хезмәт иткәннән соң ике елга контракт төзи. Ул Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. 2018 елда 9 якташыбыз контракт буенча хезмәткә киткән, бер яшь кеше документлар әзерли.

Быел Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты аша алты яшь кеше хәрби училищеларга укырга кергән, шуларның дүртесе Чирмешән районы егетләре. 2018 елда гражданнар белән хәрби һөнәр сайлау юнәлешендә яхшы эшләгән өчен хәрби комиссар Дмитрий Палаткин Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының грамотасы белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100