Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Чирмешән гүзәле – 2019” бәйгесенең җиңүчесе ачыкланды
Гүзәлия Халикова 600 дән артык бал җыеп “Чирмешән гүзәле” титулына лаек булды.
(Чирмешән, 1 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). “Чирмешән гүзәле – 2019” бәйгесенең җиңүчесе Гүзәлия Халикова Бәркәтә мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем ала, киләчәктә башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга хыяллана. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Матурлык бәйгесенең финалында төрле авыллардан 11 кыз көч сынашты.
Дүрт зонада узган сайлап алу турларында районның 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 35 кызы катнашты. Гүзәл затлар үзләренең аш-суга осталыкларын, белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр.
Дөресен әйткәндә, бәйгенең мондый нәтиҗәсе катнашучылар өчен генә түгел, хәтта жюри составы өчен дә көтелмәгән хәл иде. Конкурсанткаларның нәтиҗәләрен кат – кат санадылар. Гүзәлия Халикова 600 дән артык бал җыеп “Чирмешән гүзәле” титулына лаек булды.
Утыз Имән кызы Гөлназ Гатауллина бертавыштан “Беренче вице – мисс” буларак бүләкләнде. Иске Кадидан Ләйсән Насыйбуллина “Икенче вице - мисс” дипломына ия булды.
Шешминкадан Ангелина Петрякова, Югары Кәминкәдән Гөлчәчәк Мифтахова, Кармыштан Алинә Гыймадиева, Югары Кармалкадан Вера Захарова, Чирмешәннән Лилия Лоткова, Урманасты Үтәмештән Гөлнара Җәббарова да бүгенге гүзәллек бәйрәменнән иганәчеләр һәм район мәдәният бүлеге ярдәме белән алынган бүләкләр белән киттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз