news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән фермеры үзе үстергән кәбестәләрне чит төбәкләргә сата башлаган

Кәбестә су ярата, елгадан сезон дәвамында ун тапкыр су сиптерү уңышка уңай йогынты ясаган.

(Чирмешән, 22 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Ивашкино авылы фермеры Сергей Кудряшов кырларында үскән кәбестәләрне Ижевскидан, Башкортостаннан “фура”лар белән алып китәләр. Шулай ук Әлмәт, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә дә ихтыяҗ бар. Бу турыда район газетасы яза.

Бүген фермер 20 гектарлы яшелчә участогында кәбестә сабакларын тапатып йөри иде. Аяз чакта өлгерергә кирәк. Монда әле язын да трактор керәчәк, ә болай ял итәчәк бу кишәрлек, парга калачак. 10 гектарда нәрсәдер чәчәләр, 10 гектары ял итә яшелчә җирләренең.

Кәбестә аеруча зур игътибар сорый. Быел корткыч бөҗәкләр, аеруча кыр күбәләге азынган икән, шуңа күрә аларга каршы дүрт тапкыр агу бөркегәннәр. Кәбестә су ярата, елгадан сезон дәвамында ун тапкыр су сиптерү уңышка уңай йогынты ясаган.

 Кудряшовта дүрт кеше даими эшче. Сезон вакытында, уңыш җыю өчен кул көче күп сорала бит, тагын дистәләп авылдашларын чакыралар. Билгеле, хезмәтләре түләүле.

"Бу хезмәттә инде егерме ике ел. Тракторчы, агроном да үзем. Яшелчәләрем янына бер генә көн килмәсәм дә, тынычлыгым югала. Шөкер, тиеш җирләрне эшкәртеп куйдым. Бераз ял иткәч, киләсе елга орлык кайгырта башлыйбыз. Аннан тагын көннәребез тынгысыз сезон белән үтәр", - дип елмая  Кудряшов.

news_right_1
news_right_2
news_bot