news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән фермеры көн саен 50 кг сөт тапшыра

Чирмешән районының Лашман авылында 13 мини-ферма бар

(Чирмешән, 12 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Лашман авылыннан Рауфан һәм Фәния Галимовларның абзарларында савым сыерлары гына да - 8 баш, аларны тагын арттырырга да ниятләре юк түгел. Хәзер урын иркенәя. Блоктан 16 метрга 8 метрлы сарай күтәреп, түбәсен япканнар, ишек-тәрәзәләргә дә заказ биргәннәр, хәзер инде эчке эшләр генә калып бара.

-Һәр көнне “хөкүмәткә” 50 килограммнан артык сөт сатабыз, бу бозауларга эчергәннән һәм авыл халкына сатканнан калганы, - ди йорт хуҗасы. - Ай саен тере акча керә, җәй көннәрендә - сөт күп вакытта бәясен генә төшерделәр.

Галимовлар хуҗалыгында эш күп, савым сыерларыннан кала, үгез, ат, җиде бозау, алтмыш каз, кырык үрдәк, күркәләр дә бар. Кошларның өч көнлекләрен алып үстергәннәр.
Аларның эш көннәре иртәнге дүрттән башланып, кичке тугызга кадәр дәвам итә.

-Иртә торсаң барысына да өлгерергә була, - ди Фәния. - Сыерларны аппарат белән савам, аларны тана вакыттан шуңа өйрәтәбез. Сыерларны сатып та алдык, үзебезнең бозауларны үстереп тә сыер ясадык.

Тик, барыбер, безнең климатка яраклашкан сыерлар яхшырак, диләр тәҗрибәле терлекчеләр. Мини-ферма хуҗалары бозауларны яшьли дә, үстереп тә, итләтә дә саталар. Малларга сорау бар, алдан заказ бирәләр икән.

Бу кадәр малга азыгы да күп кирәк бит. Галимовлар салам, печән, фуражны сатып алалар.

-Быел төзелеш белән мавыгып азык хәстәрләү соңгарак калды, былтыр 15 рулон печән, 60 төргәк салам, 10 тоннадан артык фураж алган идек, - ди Рауфан.- Сыерларны - бутап ашатабыз, мал өчен аш кебек бит ул. Башка елларда күп итеп кабак та чәчә идек, маллар аны да ярата.

Рауфан күп еллар колхозда, терлекчелектә эшләгән, тәҗрибәсе күп. Өч еллап инде бары үз хуҗалыгы белән генә шөгыльләнә. Үзе терлекче, үзе врач, кирәк икән, уколын да ясый. Белеп бетермәгәннәрен ветеринарлардан сорый.

-Без бит инде яшьтән “мал арасында” үскән малайлар, терлекләр яратам мин, шуңа эшнең авырлыгы да сизелми кебек, - ди Рауфан. - Җәй көне сыерлар көтүгә киткәч эш бераз җиңеләя. Техникабыз юк, хуҗалыкта төп булышчыбыз – ат.

Сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирелә башлагач, Лашман авыл җирлегендә өч елда 13 хуҗалык эшчәнлек башлап җибәргәннәр. Әлеге мини-ферманың берсе Әмир авылында. Бүген 13 мини-фермада 73 баш савым сыеры асрала. Авыл җирлегендә барлыгы 142 баш “сөтлебикә” бар. Быел гына да аларның саны 8гә арткан.

-77 яшьлек Хәдичә апа Лотфуллина улы Рәфис белән үткән ел хуҗалыкларын киңәйттеләр, сыерларының баш санын арттыруны максат итеп куйган бу программа буенча 200 мең сум субсидия алдылар, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Аларның абзарларында 22 баш мөгезле эре терлек, шуларның 10сы - савым сыерлары.
Әлеге мини-ферма хуҗаларының икесе әле республика ярдәме - субсидия алмаган, документ эшләре белән бераз тоткарлык бар.

Илдар Вәлиев һәм Тәгъзимә белән Җәмил Мөхәммәтҗановлар үзләренең хуҗалыкларын зурайта башлаганнар, абзарларына янкорма ясаганнар, стеналар күтәрелгән, бүген түбә ябу эшләре белән мәшгульләр. Савым сыерлары санын арттырырга теләүчеләргә район да булыша: 1000нән артык керамзит блок, биш куб. метр агач материалы һәм бер тонна цемент бирә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100