news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән фермерлары тонналап җиләк җыя

Зилә Латыйпованың крестьян-фермер хуҗалыгында Италиядән кайтарылган биш сортлы җиләк үстерәләр.

Чирмешән фермерлары тонналап җиләк җыя
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 19 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән фермерлары тонналап җиләк җыя башлаган. Зилә Латыйпованың крестьян-фермер хуҗалыгында Италиядән кайтарылган биш сортлы җиләк үстерәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Быел беренче уңышны апрель азагында ук татып карадык.  Җиләкләребез октябрьгә кадәр пешәчәк", - ди Альберт Латыйпов.

Җиләк теплицалары унбер, тулаем 1 гектардан күбрәк мәйдан билиләр. Каркаслар өстенә пленка капланган. Дөрес, былтыргы пленкалары, кар күплектән, көчле җил аркасында байтак урында ертылып беткән. Шуңа күрә түбәне башка ысул белән томалау турында уйланалар.

"Узган елда көненә 700әр килограмм виктория җиләге җыйдык. Сезонда иренеп тормыйбыз, хакын вакытында алабыз", - ди бирегә Әккәрәйдән кадәр килеп эшләүче Виктория Ефимова. 

Дистәләрчә метр озынлыктагы теплицага суны елгадан кудыралар, ул җиләкләр төбенә атнага ике тапкыр тамчылап килә икән. Кирәккәндә, җирне минераль ашлама белән тукландыралар.

Латыйповлар быел 1 тоннага якын җиләк җыеп та өлгергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot