news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән эшкуарлары янына “Бизнес-десант” командасы килде

Районның кече һәм урта бизнес вәкилләре үзәк ашханәдә “Бизнес-десант” командасы белән очрашты.

(Чирмешән, 17 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының кече һәм урта бизнес вәкилләре үзәк ашханәдә “Бизнес-десант” командасы белән очрашты, дип яза җирле басма.

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы инде өченче ел, районнарга чыгып, эшмәкәрләр белән шундый очрашулар оештыра.

-Безнең дүрт “Бизнес-десант” командасы эшли. Алабуга, Яр Чаллы, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә районнарында булдык та, - ди команданың спикеры Әлфия Җаббарова. – Әлеге чараның максаты – эшмәкәрләрнең проблемалары белән танышу, аларны чишү юлларын күрсәтү, тикшерүләргә әзерләнү, штрафлардан ничек котылу һәм тикшерүчеләр нинди вәкаләтләргә ия булу турында аңлату.

Әйе, эшмәкәрләрне төрле структуаларның очсыз-кырыйсыз тикшерүләре һәм вак-төяк кимчелекләр өчен дә штрафлар салулары нык борчый. Кызганычка каршы, эшмәкәрләргә консультация алу өчен мөрәҗәгать итәрлек оешма да, аңлаешлы телдә, гади итеп язылган мәгълүматлар да юк.

-Мондый очрашулар бик кирәк, үткән ел авыл эшмәкәрләре җыенында да катнашкан идем, үзем өчен күп мәгълүмат тупладым, - ди Гөлшат Әгъләмова. – Аерым проблемаларым юк, мондый чараларда эштә хаталар җибәрмәскә өйрәтә. Безнең өчен "Бизнес-десант” проектын оештыручыларга зур рәхмәт.

Болардан тыш, очрашу кысаларында январь аенда эшләтеп җибәреләчәк “Тикшерелгән бизнес” (“Проверенный бизнес”) махсус интернет-журнал турында да фикер алыштылар. Әлеге интернет-журнал эшмәкәрләргә үзара аралашырга, фикер алышырга, үзләрен борчыган сорауларын бирергә һәм аларга тулы җавап алырга, тәҗрибә уртаклашырга да ярдәм итәчәк.

Районда 300дән артык кече һәм урта бизнес вәкиле теркәлгән. “Бизнес-десант” проектында шуларның 50 гә якыны катнашты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100