news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән елгасында ялгыз яшь аккош адашкан

Аккош бик яшь әле, хәтта төсе дә билгеләнмәгән, бәпкә йоннары да алмашынып бетмәгән.

(Чирмешән, 6 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).Чирмешән елгасында ялгыз яшь аккош йөзә. Аның турында редакциягә Береговая урамында яшәүче Марсель Сәгыйров шалтыратып әйтте, дип яза җирле басма.

-Бу аккошны ике-өч көн элек, балык тотканда күреп алдым, - ди Марсель. -Кайдандыр йөзеп килде һәм моннан китми дә, казлар да иптәшләр тапты бугай. Төнне, хуҗалары казларны алып киткәч, шундый моңсу итеп кычкыра әле ул.

Күренеп тора, аккош бик яшь әле, хәтта төсе дә билгеләнмәгән, бәпкә йоннары да алмашынып бетмәгән. Тиздән салкынайта башлый, елга өстен боз каплар. Су буенда этләр дә йөри, төлкеләр дә күренгәли диләр, кошны таларга да мөмкиннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100