news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән егетләре биш көн армиядә булып кайтканнар

Район мәктәпләрендә укучы 10нчы сыйныф егетләре хәрби-кыр укулары уздылар.

(Чирмешән, 1 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән район мәктәпләрендә укучы 10нчы класс егетләре биш көнлек җыенда булдылар - хәрби-кыр укулары уздылар, дип яза җирле басма.

Яңа Элмәле мәктәбе базасындагы бу укуларда 42 укучы катнашты, өйрәнүләрне 12 педагог оештырды.

Монда егетләрнең яшәү шартлары һәм режимнары армия тормышына охшаш итеп оештырылган. Булачак солдатлар кыш көне өйрәнгән һәм ул вакытта практикада башкару мөмкинлеге булмаган күнегүләрне үтәгәннәр, окоплар да казыганнар, автоматтан атып та караганнар, хәрби топография буенча ориентлашканнар. Кыскасы, егетләр “солдат тиресенә” кереп караганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot