Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән егетләре билбау көрәше буенча Казахстан турнирында призлы урыннар алган
Бәйге Нур-Солтан шәһәрендә 15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында үткәрелгән.
(Чирмешән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Лашман мәктәбе укучылары билбау көрәше буенча Казахстанда узган халыкара турнирдан, республика данын яклап, призлы урыннар яулап кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында Нур-Солтан шәһәрендә оештырылган әлеге бәйгедә 70 килограммга кадәр авырлыктагы көрәшчеләр категорияседә Нәзир Ибәтуллин — икенче, Динар Шакиров өченче урыннарга чыккан. Аларга грамоталар һәм медальләр тапшырылган.
Егетләрнең тренеры Рафик Гатин әйтүенчә, әлеге бәйгедә республикадан җиде көрәшче катнашкан. Аларның дүртесе призлы урыннар алган, шуларның икесе — Лашман авылыннан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз