news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән егетләре армиягә китәр алдыннан комиссия уза

Районда 118 кеше чакырылыш комиссияләрендә булырга тиеш.

Чирмешән егетләре армиягә китәр алдыннан комиссия уза
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 4 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). 1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Районнан агымдагы елның көзендә хәрби хезмәткә 30 кеше җибәрелергә тиеш. Беренче төркем октябрь ахырында китәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Элеккегечә хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла. Хезмәт итү срогы да үзгәрешсез кала, ул бер ел тәшкил итә.

Армиягә баруны кичектереп торырга да мөмкин, ләкин моның өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш. Әйтик, уку йортларында белем алучылар, сәламәтлек буенча вакытлыча яраксыз дип табылучылар, инвалид баласы булганнар һәм башка очракларда хезмәт кичектерелә икән.

Хәрби комиссариатта армиягә алынучылар өчен медицина һәм чакырылыш комиссияләре эшли башлаган. Аларны районда 118 кеше узарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100