Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән егетләре армиядән туган телләрен сагынып кайткан
Казан аграр университетын тәмамлап, кулына диплом алып киткән Илгиз Мөктәсимов Түбән Тагилда ракета гаскәрләрендә механик-йөртүче булып хезмәт иткән.
(Казан, 8 декабрь, “Татар – информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Иске Кади авылыннан Нәкыйп һәм Роза Мөктәсимовларның инде икенче уллары Илгиз дә ил алдындагы бурычын үтәп кайтты. Үткән елның 30 ноябрендә туганнары белән хушлашкан егет быел 4 декабрьдә, чын ир-егет булып, дөньяга карашы үзгәреп, туган йортына кайтып керде.
Казан аграр университетын тәмамлап, кулына диплом алып киткән һөнәрле егет Түбән Тагилда ракета гаскәрләрендә механик-йөртүче булып хезмәт иткән. Аңа кадәр биш ай Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтә икән ул.
-Туган яктан чыгып китү җиңел түгел, туганнарыннан бөтенләй аерылмаган, гел әти-әнисе янында яшәгән яшьләргә бу тагын да авыррактыр дип уйлыйм, - ди Илгиз. -Сау-сәламәт ир-егет үз бурычын үтәргә, хәрби хезмәткә барырга тиеш дип саныйм. Армия хезмәте – зур мәктәп. Үземнән чыгып әйтә алам, дөньяга, кешеләргә караш үзгәрә, әти-әнигә, туганнарга, дусларга, хәтта ризыкка да хөрмәт арта.
Чит җирдә үз телең дә бик кадерле. Илгиз хезмәтенең башыннан ахырына кадәр Актаныш егете белән бергә була.
-Бер ел буена башка татар кешесе очратмадым. Бу хезмәттәшем белән ана-телендә аралаштык, бик рәхәт була иде, - ди әле солдат киемен салырга да өлгермәгән якташыбыз. -Баштарак сагындыра, аннан инде ияләшәсең, атнага бер тапкыр, якыннар белән, телефоннан аралашу мөмкинлеге дә бар иде.
Чыныгу алып кайткан, югары белемле якташыбыз әнисенең бәлешләре белән сыйлангач, озак тормыйча эш эзләү мәшәкатенә керешергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз