Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән егете, Татарстан данын яклап, 200 мең сум грант откан
Екатеринбургта һөнәри осталык халыкара конкурсының финалында республика данын яклаган Чирмешән егете Рамил Габидуллин беренче урынны алган.
(Чирмешән, 14 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Екатеринбургта узган “Шаг вперед” һөнәри осталык халыкара конкурсының финалында республика данын яклаган Чирмешән егете Рамил Габидуллин беренче урын алган. Җиңүчегә 200 мең сумлык грант һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылган. Якташыбыз җәй көне Мәскәүдә узачак махсус мастер-класска чакыру да алган, дип яза район газетасы.
Бәйгенең ярымфиналында Россия һәм бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре медицина колледжларының теш техниклары бүлегендә укучы 32 студент катнашкан. Конкурсант - студентлар теш ясау осталыгын ике көн буе практикада күрсәткәннәр. Финалга узган 16 егет һәм кыз арасында якташыбыз иң остасы булып танылган.
-Дәрәҗәле бу конкурста катнашу һәм җиңеп чыгу минем өчен зур тәҗрибә булды, - ди Рамил Рөстәм улы. - Мондый бәйгеләрдә, олимпиадаларда беренче генә катнашуым булмаса да, Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта БДБ илләреннән дә иң-иңнәр җыелгач бераз дулкынландым.
Рамил - Казан медицина көллиятенең 3 курсы студенты. Киләсе елда диплом алачак. Якташыбыз сайлаган һөнәре буенча икенче курстан ук эшкә урнашкан, укуына хилафлык китермичә, параллель рәвештә эшли дә. Көллияттә тырышып укуы һәм эштә алган тәҗрибәсе шундый зур бәйгедә җиңеп чыгарга ярдәм иткән дә инде.
-Рамил укуын дәвам итәргә, югары белем алырга уйлый, билгеле, эшен дә туктатырга исәбе юк, - ди әнисе Роза улының уңышларына куанып. – Башта эш урынын үзебез эзләгән идек, хәзер төрле клиникалар үзләре чакырып тора.
Якташыбызның башка уңышлары, җиңүләре дә байтак. Ул 2017-2018 елларда Татарстан Республикасында “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills Rossia) төбәк чемпионатында катнашып беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. 2016 елда “Шаг вперед” һөнәри осталык халыкара конкурсының төбәк этабында беренче урын алган булган, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз