news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән егете "Наше время" телевизион фестивале суперфиналына узган

Чирмешән егете, икенче дәрәҗә лауреат буларак, “Минута славы” номинациясенең махсус бүләгенә дә ия булды.

(Чирмешән, 27 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләрнең телевизион иҗат фестивалендә Аграр яшьләр берләшмәсе активисты Альмир Жораев “Иҗади эзләнүләре өчен” номинациясендә Диплом белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чирмешән егете икенче дәрәҗә лауреат буларак “Минута славы” номинациясенең махсус бүләгенә дә ия.

Альмир ике номинациядә чыгыш ясый. “Вокал-соло” номинациясендә әни турында җыр башкара. Ә бүләкләр конферансье буларак чыгышы өчен бирелә. Бу номеры белән ул фестивальнең суперфиналына узган.

Сайлап алу турында безнең төбәктәге 10 районнан 224 эшләүче яшь кеше катнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot