Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән егете Мәскәү өлкәсе разведка батальонында взвод командиры вазифасына билгеләнгән
Чирмешән егете Нариман Сваровский лейтенант, дипломлы хәрби белгеч булды.
(Чирмешән, 14 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән егете Нариман Сваровский лейтенант, дипломлы хәрби белгеч булды. Егет Мәскәү өлкәсенә эшкә билгеләнгән – аңа разведка батальонында взвод командиры посты әзер, дип яза җирле басма.
Рязань югары һава-десант команда хәрби училищесын “бик яхшы“ билгеләренә тәмамлаган ул, шуңа һәм җәмәгать эшләрендә активлыгы өчен яңа форма кителенә Ушаков ордены билгесен дә такканнар. Диплом тапшыру тантанасында катнашкан әнисе Гөлсирә Нәҗип кызына шундый үрнәк ул - Ватан сакчысы үстергәне, тәрбияләгәне өчен әллә ничә Рәхмәт хаты тапшырганнар.
Чирмешәнгә, Иске Үтәмешкә ялга кайткач, Нариман үзе инициатива күрсәтеп башланган эш – кадетлар мәктәп-интернаты янкормасы төзелеше белән дә танышты. Ашханә, спорт залы, уку кабинетлары, тир да булачак, 42гә 18 метр зурлыктагы бина төзелеше тиз бара. Республика бюджетыннан бирелүче 68 миллион сум акча җиһазлар алуга да җитәргә тиеш. Әлеге объектны ел ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
-Янкорманы аерым проект буенча төзетәбез, материаллар ягыннан тоткарлык юк, - ди Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. - Көннәр матур вакытта янкорма тирәсен дә төзекләндереп өлгерергә тиешбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз