news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән егете бокс буенча республика турнирында җиңгән

Ул хәлиткеч раундта Казан боксчысын җиңгән.

(Чирмешән, 31 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).Тренерлар Г.Парфенов һәм М.Соколов истәлегенә Яшел Үзәндә бокс буенча узган республика турнирында Чирмешән егете Александр Кобылин җиңгән. Бу турыда җирле басма яза.

Ул 75 килограмм авырлыктагы спортчылар арасында уңышка ирешкән.

Ул хәлиткеч раундта Казан боксчысын җиңгән. Александр - “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Емельянов шәкерте.

news_right_1
news_right_2
news_bot