news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән егете Александр Кобылин Әлмәттә бокс буенча беренче урын яулаган

Чирмешәнле 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулаган.

(Чирмешән, 29 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән егете Александр Кобылин Әлмәттә Советлар Союзының спорт остасы Марат Акчурин истәлегенә бокс буенча республика турнирында 70 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулаган, дип яза җирле басма.

Ярышларда республикадан һәм күрше төбәкләрдән 100дән күбрәк спортчы көч сынашкан.

Тренер Николай Емельяновның тагын ике шәкерте - Михаил Яманов (70 килограмм) һәм Александр Апалаев ( 68 килограмм) икенче урынга чыкканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot